Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста коронавируска каршы вакцина ясатучылар меңнән арткан

Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте баш белгече Мөсәлим Бәширов коронавируска каршы прививка ясату эшенә җитдирәк карарга киңәш итә.

(22 апрель, “Апастово-информ“).


Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 1010 кеше прививка ясаткан. 648 райондашыбыз аны ике тапкыр ясатырга өлгергән.

“Исегезгә төшерәбез: вакцинация 2 этапта уза. Икенчесе 21 көннән соң ясала. Иммунитет беренче вакцинаны алгач, 42 көннән соң формалаша. Авырудан котылу өчен бердәнбер ышанычлы һәм тикшерелгән юл – вакцинация“, – ди Мөсәлим Бәширов.

Прививка ясату түләүсез һәм ирекле. Вакцинация һәм аны ясату юллары турында табиблардан, рәсми сайтлардан белергә мөмкин. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте баш белгече әнә шулай дип белдерде.

Әлегә кадәр без прививка ясатуга өлкән буын җитди каравы һәм балалар бакчалары, мәктәп коллективлары кушылуы турында язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев