Апаста коррупциягә каршы көрәш комиссиясе еллык эшенә нәтиҗә ясады
Утырыш район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә узды.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
Комиссия утырышында җитәкче-белгечләр катнашты һәм чыгышлар ясады. Утырышта кече һәм урта эшмәкәрлекне җәелдерү, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү, керемнәр, мөлкәт турында мәгълүматлар тапшыру нәтиҗәләре турында сүз барды, узган чор эчендә башкарган эшләргә анализ ясалды. Федераль һәм республика программалары буенча кергән акчаларның максатчан тотылуы турында эчкерсез сөйләшү алып барылды.
Барлык эшмәкәрләргә дә бертигез шартлар булдыру, аларга басым ясамау турында да әйтелде. Бюджет акчаларының максатчан тотылуы турында бурычлар куелды. Әйберләр сатып алуда төрле оешмалар буенча коррупция фактларына юл куймаска кирәклеге турында искәртелде. 2022нче елга комиссиягә эш планын төзү бурычы йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев