Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр каралды

Район башлыгы Равил Хисаметдинов рәислегендәге коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында әлеге гамәлләрне чикләү өчен таләпләрне катгыйландыру, һәр өлкәне күз уңында тоту, җаваплылыкны арттыру турында сүз булды.

(30 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, медицина хезмәткәрләре һәм югару уку йорты укытучылары күбрәк ришвәт алу аркасында тәнкыйтькә эләккән. Арада ришвәт бирмичә генә мәсьәләне хәл итү юлын табучылар да бар. Алар моны кесә калынлыгы, җаваплылыктан курку яки уңайлы очракны тапмау белән аңлата. Коррупциягә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Алмаз Сөләймановның республика күләмендә коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турындагы чыгышында шул хакта әйтеп узды.

Шулай ук товар алу, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы, мәгариф өлкәсендә коррупция гамәлләрен кисәтү, балалар бакчаларына чиратны киметү, федераль һәм республика субсидияләрен кулланганда закон бозуларга юл куймау турында чыгышлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев