Апаста кошчылык фабрикасы 325 кешене эшле итәчәк
Югары Ындырчы җирлеге территориясендә кошчылык фабрикасы төзеләчәк.
(5 июль, “Апастово-информ”).
Хәзерге вакытта биредә төзелеш эшләре башланып китте. Әлегә мәйданчыкны әзерләү, төзелеш өчен кара җирне ташу эшләре бара.
Биредә елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла. Әлеге җитештерү оешмасы 325 кешене эшле итәчәк.
“Район үсеше өчен бик зур төзелешкә старт бирелде. Халыкка эш урыннары булачак. Төзелеш 2024 елда башланып, әзер продукцияне кулланылышка чыгару 2025 елга планлаштырыла. Ул 200 гектар мәйданны биләячәк. Планлаштырылган инвестиция күләме 6 миллиард сумны тәшкил итә. Бу проектны гамәлгә ашыру район икътисадына зур ярдәм булачак”, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев