Апаста кошчылык фабрикасы төзелә торган урында нәзер корбаны чалынды
Тиздән Югары Ындырчы җирлеге территориясендә бик зур кошчылык фабрикасы төзелә башлаячак.
(24 нче май, “Апастово-информ”).
Җитәкчеләр белдергәнчә, әлеге фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла. Шулай ук 325 кешене эшле итәчәк.
Шушы уңайдан районга “Ак Барс” холдингның генераль директоры Иван Егоров килде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчеләрне каршы алды һәм районга инвестиция алып килүләре өчен рәхмәтен белдерде.
“Районыбыз үсеше өчен бик зур төзелешкә старт бирелде. Халыкка эш урыннары булачак. Тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм. Бергә-бергә эшләргә булсын”, - диде ул.
Төзелеш башланачак җирдә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев изге догаларын ирештерде һәм корбан чалынды. Шулай ук Сергий атакай Грязнов та изге теләкләрен ирештерде һәм төзелеш урынын сафландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев