Апаста «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башлана
21 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән районда да балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, профилактикалау максатында киң масштаблы «Көзге каникуллар» акциясе үткәрелә.
(21 октябрь, “Апастово-информ”).
2024 елның 9 аенда район территориясендә 2 баланың имгәнүенә китергән 2 юл һәлакәте булды. Республика юлларында исә барлыгы 329 шундый төрдәге бәла булган. Аларда 10 баланың гомере өзелгән, 352се имгәнгән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүле балаларны да игътибарсыз калдырмаячак. Юл аша чыгу кагыйдәләрен бозучыларга полиция хезмәткәрләре хәрәкәтнең яшь инспекторлары, педагоглар, ата-аналар белән бергә кисәтүләр ясаячак. Канун бозу очраклары турындагы мәгълүмат әлеге җәяүлеләрнең укыган урыннарына тапшырылачак, соңрак бу балалар белән аңлату эше дә алып барылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев