Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста махсус комиссия җәйге лагерьлар эшчәнлеге белән танышты

Бүгенге көндә районда барлыгы 19 мәктәп яны лагерьларында 200 бала ял итә. 4 лагерьда балалар үзләренең җәйге ялларын хезмәт белән бәйләп үткәрә.

 Алар мәктәп бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерү нечкәлекләрен өйрәнәләр, хезмәт күнегүләре үтәләр. “Зөя“ ял һәм сәламәтләндерү Үзәгендә беренче сменада 231 бала ял итә. Биредә Апас районыннан 56 бала һәм Казан, Алабуга шәһәрләреннән, тирә-күрше районнардан килгән балалар сәламәтлекләрен ныгытып, җәйге ялларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрә. 13 июньдә Үзәктә “Яшь десантчы“ палаткалы лагерь ачылды. Биредә 7 районнан балалар 7 көн дәвамында ял итәчәк. Алар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырыла. 
Балаларның ялын файдалы, имин, мавыктыргыч итеп оештыру һәм үткәрү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу уңайдан район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәислегендәге махсус комиссия Каратун, Дәүләки, Урта Балтай, Дәвеш мәктәп яны лагерьларында һәм “Зөя“ ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә булып кайтты. Комиссия әгъзалары территориядәге спорт, уен мәйданчыклары, ашханә эше белән таныштылар. Һәр нәрсә җентекләп тикшерелде. Шулай ук ял итүче балалар белән дә әңгәмә корылды, аларның фикерләре тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев