Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды

Апаста медицина хезмәткәрләре узган еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде

(21 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



2019 ел – районның сәламәтлек саклау өлкәсендә “Сәламәтлек“ милли проектын тормышка ашыру буенча тарихка кереп калды. Шулай ук “Демография“ милли проекты эшләп килә. Бу хакта районның баш табибы Алмаз Алиуллин чыгыш ясады.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин катнашты.
Фәридә Яркәева яшь кадрларны авылда калдыру, туучы балалар санын арттыру, үлүчеләрнең санын киметү өчен тагын да максатчанрак эшләү бурычын куйды. Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
“Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телим. Агымдагы елда диспансеризация үтүгә тагын да зуррак игътибар бирәчәкбез“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Киңәшмә тәбрикләүләр, бүләкләүләр, котлаулар белән, тантаналы шартларда тәмамланды.

Бу хакта тулырак “Йолдыз“ битләрендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев