Апаста “Мобильник“профилактик операциясе бара
“Республикада, шул исәптән районда да 1 апрельдән “Мобильник” оператив-профилактик операциясе башланды“, дип хәбәр иттеләр районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән.
Чараның максаты – телефоннан сөйләшеп машина йөртүче шоферларны кисәтү. Сөйләшү йөртүченең игътибарын читкә җәлеп итә, шуңа күрә юл хәвефсезлеге кискенләшә. Операция 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Кагыйдә бозучыларны ачыклау максатыннан рейдлар уза. Таләпләрне бозган очракта машина йөртүчегә мең ярым сум күләмендә административ штраф салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев