Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста мөселман яшьләре үзәгенең диварлары күтәрелә

Бинаның стеналарын өю эше тәмамланып килә.

(15 октябрь, “Апастово-информ”). 
Мөселман яшьләре үзәге бинасында төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Биредә тәҗрибәле, үз һөнәренең чын осталары булган төзүчеләр эшли. 
“Мәчеткә йөрүче абыстайларыбыз төзүчеләрне көн саен кайнар азык белән тәэмин итәләр. Җир казу, чистарту, күчерү эшләрендә ярдәм итәргә килүчеләр дә бар. Эшләр оешкан төстә бара. Бүгенге көндә максатыбыз - кышка кадәр булачак бинаның башын ябып калдыру. Эшләрне тизләтү өчен райондашларның, иганәчеләрнең, якташларның матди ярдәмен көтеп калабыз”, - дип хәбәр итә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев