Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Сабан туе узды

16 июньдә Апас районы халкы көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуйны бәйрәм итте

Олысын-кечесе, кайткан кунакларны тагын да күркәмләнеп, яңарып, матурланып каршы алды быел Сабун туе мәйданы. Сабан туйга керү юлыннан ук милли киемнәрдән киенгән аграр көллият егет-кызлары, гармунчылар, бизәлгән атлар каршы алып, изге теләкләр белән мәйданга озаттылар. 
Быел да Сабан туенда зур, мәртәбәле кунаклар катнашты. Район башлыгы Рәшид Заһидулдлин, “Ак Барс банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Марий Эл Республикасының региональ милли мәдәни Автономия татарлары җәмгыяте җитәкчесе Әмир Шакиров, Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Илгиз Гайсин, “Ак Барс“ Холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Сабиров һәм башкалар изге теләкләрен юлладылар. Шулай ук Казанда оешкан “Апас якташлык“ җәмгыяте вәкилләре кунакка кайтты. 
Бер төркем алдынгылар Сабантуй флагын күтәргәннән соң, тантаналы өлеш башланып китте. Мәйдан түрендә 1900 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Россия һәм Татарстан тарихын чагылдырган театральләшкән күренеш гәүдәләнде. Барысы да балаларның, мәдәният хезмәткәрләренең җыр-биюләре аша сурәтләнде. Сугышка кадәрле һәм сугыштан соңгы еллар, нефть табу, “КамАЗ“ төзелеше, кул хезмәтен машина хезмәте алмаштыру, пионер, комсомол тормышы, космоска очу, гомумән, якты киләчәккә алып килгән тарихи сукмак сурәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев