Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Сабан туе узды

8 июньдә район халкы көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуйны бәйрәм итте. Олысын-кечесе, кайткан кунакларны күркәм, матур, төзек Сабун туе мәйданы каршы алды.

Сабантуйга керү юлыннан ук милли киемнәрдән киенгән аграр көллият егет-кызлары ипи-тоз, районыбыз гармунчылары, мәдәният йортлары каршында оешкан ансамбльләр моңлы көйләре белән каршы алып, изге теләкләр белән мәйданга озаттылар. Бизәлгән атлар да бәйрәм кәефе өстәде. Дуслык, бердәмлек, туганлык, бер-береңә хөрмәт кызыл җеп булып сузылды. 
Сабан туеның һәр почмагыннан шат авазлар ишетелде. Балалар өчен нинди генә уеннар оештырылмаган иде, төрле-төрле батутлар, биткә рәсем ясау, судан балык эзләү – барысы да нәниләрне үзенә чакырып торды. Рәт-рәт тезелгән сәүдә нокталары да үз сатып алучысын тапты. 
“Туган авылым“ йорты да кунакларны үзенә җәлеп итте. Биредә үтүк тарихы, аның төрләре, борынгы йорт күренеше гәүдәләнде. Балалар өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан рәсем ясау почмагы да булдырылган иде. 
Бер төркем алдынгылар Сабантуй флагын күтәргәннән соң, тантаналы өлеш башланып китте. Театральләшкән күренеш Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланганды. Мәйданда борынгыдан килгән һөнәр ияләренә дан җырланды. Тимерче, ташчы, балта остасы, мичче, умартачы һәм башка һөнәр вәкилләре бүген дә әһәмиятен югалтмаганлыгы ассызыкланды. Барысы да мәдәният хезмәткәрләренең һәм балалар сәнгать мәктәбендә, “Сәләт“ иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар һәм аларның укытучыларының җыр-биюләре аша сурәтләнде. 
Сабан туен район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. “Ак Барс банк“ идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Марий Эл Республикасының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Илгиз Гайсин җитәкчелегендәге делегация вәкилләре, “Ак Барс“ Холдинг компаниясе генераль директоры ярдәмчесе Марат Вәлиуллин һәм башкалар изге теләкләрен юлладылар. 
Күркәм тамашадан соң, сәхнә түренә төрле тармак буенча үз хезмәтләренең чын осталары, иң уңганнары – кыр батырлары, һөнәр ияләре, өлкәннәр чакырылып хөрмәтләнде, бүләкләнде. Үз һөнәре буенча иң яхшы исеменә лаек булган, яшел тасма таккан райондашларыбыз макталдылар, данландылар. Алар арасында иң яшьләр дә һәм иң өлкән хезмәткәрләр дә бар иде. Яңа өйләнешкән парларга, яңа тәпи атлап киткән сабыйларга район башлыгы тарафыннан бүләкләр бирелде. Озак еллар матур гомер иткән парлар да игътибар үзәгендә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев