Апаста шәхси эшмәкәрләр очрашты
Эшлекле очрашу “Кече һәм урта бизнес һәм шәхси эшмәкәрлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
Эшлекле очрашуның төп максаты – фондның миссиясен аңлату. Ул муниципаль районнарда хезмәт итүче эшкуарларга үз эшчәнлекләрен җәелдерү өчен уңай шартлар тудыру.
Очрашуны район башлыгы Айрат Җиһаншин алып барды.
“Районның икътисадый тормышында сезнең хезмәтегез зур роль уйный. Без үз эшен башларга теләүче һәркемгә ярдәм итәргә әзер”, - дип сәламләде районыбыз эшмәкәрләрен җитәкче.
Шулай ук Татарстанда эшкуарлыкка ярдәм итү фондлары вәкилләре Айрат Вәлиев, Эльмира Гыйсмәтуллина һәм Альбина Матросованың да чыгышлары тыңланды. Алар эшкуарларга ярдәм итү чаралары, эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев