Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Тарихи хәтер” акциясе узды

“Бердәм Россия” сәяси партиясе тәкъдиме белән оештырылган “Тарихи хәтер” республикакүләм акциягә апаслылар да кушылды

Бүген Апас мәдәният йортында бу уңайдан зур чара үтте. Биредә сугыш чоры балалары, хезмәт ветераннары, Апас мәктәбе укучылары, аграр көллият студентлары, яшь армиячеләр, яшь гвардиячеләр мәдәният, мәгариф, китапханә, музей хезмәткәрләре катнашты. Фойеда 50ләп республика районнарының фронт хатлары урнаштырылган баннерлар, хат альбомнары күргәзмәсе оештырылды. Баннерлар күргәзмәсендә районның хөрмәтле сугыш ветераны, Татарстанның Атказанган укытучысы Әсхәт абый Галимҗановның энесе Мөршид абый Галимҗановка фронттан юллаган хаты урын алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина фронт хатларының тарихи әһәмиятен ассызыклап, яшь буынга мөрәҗәгать итеп, тынычлык бүләк иткән батырларыбызны онытмаска чакырды. Чараны оештыруда катнашкан, хезмәткәрләр белән райондашларыбызның 100 дән артык фронт хатларын туплаган Апасның “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Рәмис Ногманов Әсхәт абый Галимҗанов хатларыннан төзелгән презентация белән таныштырып. Биредә сугыш чоры балалары да катнашты. Ул елларның авырлыгын самими күңелләре белән кичергән Рәшит абый Шәйхиев, Фәрит абый Кәлимуллин күз яшьләре белән искә алдылар. Гаяз абый Хисаметдинов немец сугышчыларын үз күзләре белән күргән. Бу көннәрдә ул 82 яшьлеген каршылый. Район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина аны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, кечкенә генә бүләген тапшырды. Әминә апа Саматова бала чагында яратып өйрәнгән шигырен сөйләде. Сәхнә түреннән Резеда апа Мостафина башкаруында әниләр турында баллада яңгырады. Хәтер чарасында хатлар авторы Әсхәт абыйның кызы Илгизә апа Галимҗанова да катнашты. Ул әтисе турында сөйләп, кайбер истәлекләр белән уртаклашты. Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә апа Алиуллина Рәмис абый Ногманов уйнаган көй астында Азат Сункишевның легендар якташ, гармунчы Карабай авылы егете Нуретдин Хәмзингә багышлап язылган шигъри-музыкаль композициясен тәкъдим итте. Нуретдин Хәмзин гармун уйнап сугышка китә, тик, кызганыч, кайтмый. Кичә ахырында яңгыраган Наилә Галиуллинаның “Бер уч туфрак шигыре” һәм Айрат Айтуганов башкаруында “Җиңү килде” җырын тыңлаганнан соң күңелләрне тетрәнде, күзләр яшь белән тулды. 
Баннерлар күргәзмәсе иртәгә көндезге 12.00 сәгатькә кадәр эшли. (0+) 
Төшке ялдан соң Буа районына тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев