Апаста Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар дәвам итә
Территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, көндезге сәгать 2гә барлык сайлаучыларның 70,27 проценты тавыш биргән.
(8 сентябрь, “Апастово-информ”).
Каратун мәдәният йортында урнашкан 906нчы сайлау участогында да сайлаулар оешкан төстә бара. Сайлау барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты.
Мәдәният хезмәткәрләре матур җырлары белән ял иттерә. Шунда ук тәмле коймаклар белән сыйланырга да мөмкин.
Каратуннан Нуруллиннар гаиләсе сайлауга гаилә белән килгән иде. Алар “Гаилә белән – сайлауга” фотобәйгесендә катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев