Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Утырыш Футбол буенча дөнья чемпионатын уздырган чорда террорчылыкка каршы көрәш чараларын тагын да көчәйтү, игътибарлылыкны арттыру мәсьәләләрен үз эченә алды.

Шулай ук балалар ялын имин уздыру хакында сүз булды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин авыл җирлекләре башлыкларын, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен, тәртип саклау буенча ирекле дружина әгъзаларын эш алымнарын көчәйтергә чакырды. 
Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Илдар Усманов көчәтелгән эш режимы башлануын билгеләп узды. 
–Килгән-киткән кеше игътибар үзәгендә булсын. Шикле әйберләр, чит кешеләр күрсәгез, хокук сакчыларына хәбәр итегез, игътибарсыз калдырмагыз. Кеше яшәми торган йортлар, теркәлмичә яшәүче кешеләр, вакытлыча эшкә килүчеләр бар да күз уңында булсын иде, – диде ул. 
Район эчке эшләр бүлегенең миграция бүлеге җитәкчесе Айрат Сафиуллин паспортсыз, теркәлүсез яшәүче кешеләрне ачыклау эше баруын, даими рейдлар узуын сөйләп узды. 
Утырыш азагында җәйге каникуллар, су коену сезоны башлану хакында җитди сөйләшү булды. Һәр бала Яңа уку елына исән-имин барырга тиеш дигән максат куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев