Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста тиздән сөт продуктлары җитештерү заводы эшли башлаячак

Апаска Удмуртиянең Ува бистәсендәге сөт җитештерү җәмгыяте генераль директоры Александр Емшанов җитәкчелегендәге делегация килде.

Алар район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә Каратун җирлегендә урнашкан сөт продуктлары җитештерү заводында булдылар, оешманың  базасы һәм бинаның эче белән таныштылар.
Заводта сыр, сыр-сөт продуктлары җитештереләчәк. 200 райондашыбыз даими эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Шунысы да мөһим – ул җирле оешма булып теркәлгән һәм эшчәнлек нәтиҗәсендә салымнар, башка түләүләр дә районда калачак.
–Район башлыгы Равил Хисаметдинов белән танышу һәм җитештерү мәйданчыгында булу максаты белән Апас районына килдек. Хәзердән үк җитәкченең ярдәмен тоябыз. Ул бик җылы тәэсирләр калдырды. Киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләргә максатыбыз. 1 декабрьдән дә соңга калмыйча төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәчәкбез. Бинаны карадык, өйрәндек. Күп кенә вакыт хезмәт күрсәтмәсә дә, әйбәт сакланган. Җиңелчә төзекләндерү эшләре башкарылачак. Җиһазлар барысы да яңа булачак. Май аенда җитештерүне башлап җибәрү бурычы куйдык. Биредә көнгә 40 тонна сөт продукциясе җитештерелеп чыгарылачак. Җирле эшмәкәрләрне дә эшкә җәлеп итәчәкбез. Хезмәткәрләрнең 99 проценты Апас җирлегеннән булачак, – диде Александр Емшанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев