Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста тәмәке төпчеге аркасында янгын чыга язган

21 февральдә кичке сәгать 9лар тирәсендә Апаста шәхси йорттан төтен чыгуы турында хәбәр керә

(22 февраль, " Апастово-информ").


Янгын сүндерүчеләр һәм хокук сакчылары, җаваплы хезмәтләр вакыйга урынына ашыга. Бу вакытта салмыш ир бүлмәсендә була. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге нәтиҗәсендә бүлмәне төтен биләп ала һәм ул урамга да чыга. Бу хакта районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте.

"Тәмәке төпчеге төшеп азрак урын-җир яна башлаган. Идәнгә дә төпчекләр төшкән һәм күмерләнгән урыннар бар иде. Бәхеткә, вакытында күреп алу нәтиҗәсендә, ут телләренә җәелергә мөмкинлек бирелмәде. Бөгелмәдә шундый очрак кеше үлеме белән тәмамланды", - ди Илдар Вәлиев.

Сак һәм үзебезгә, тирә-күршеләргә игътибарлырак булсак иде. Бәла-казалар килмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев