Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста цифрлы эфирга күчүдә ярдәм күрсәтүчеләр рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Әлеге бүләкләрне чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов тапшырды.

(Апастово-информ, Гүзәл Хилавиева).


Халыкка цифрлы эфир тапшыруларга күчүдә ярдәм күрсәтүе һәм актив катнашуы  өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров, бүлекнең әйдәп баручы белгече Равия Галиәкбәрова, район Советы гомуми бүлеге җитәкчесе Андрей Клементьев Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълумат технологияләре һәм элемтә министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2019 ел йомгаклары буенча хәрби комиссариатның эшчәнлеге һәм җиһазлау буенча смотр-конкурста җиңү яулаганы өчен район хәрби комиссары Илшат Паймурзин Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты Кубогына ия булды.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча” республикакүләм бәйгенең төбәкара турында “Һөнәрем – минем язмышым” номинациясендә җиңү яулаган Апас үзәк хастаханәсе табибәсе Лениза Самитова Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев