Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә

9 декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Апас урта мәктәбендә зур чара узды

мәктәбе укучылары һәм аграр көллият студентлары якташыбыз, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Координацион Совет вәкиле, Татарстан Республикасы хәрби комиссары булып эшләгән, генерал-майор Рим Мостаев белән очраштылар. Чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, әфганчылар оешмасы җитәкчесе Фаил Курамшин, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов катнашты. 
Апас урта мәктәбенең “Яшь армия“, “Укучыларның Рәсәй хәрәкәте“ әгъзалары кунакларны җылы сәламләп каршы алды. Укучылар патриотик эчтәлектәге чыгышлар әзерләгәннәр иде. Шулай ук аграр көллиятнең “Форпост“ отряды әгъзалары да тарихи чараның шаһиты булды. 
Рим Мостаев Апас урта мәктәбе музее белән танышты һәм “түгәрәк өстәл“дә катнашты. Укучылар сорауларына тулы җаваплар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев