Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста халык өчен салют ату урыны билгеле

Районның янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус көчәйтелгән режим кертелә.

(27 декабрь, “Апастово-информ”).


  Аның максаты - Яңа ел чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын кайгыртып, халыкның гомерен, сәламәтлеген һәм милкенең иминлеген саклау.
Бәйрәм вакытында салют, фейерверк һәм петардалар аеруча да зур куркыныч тудыралар. Апаста аларны аттыру өчен махсус урын билгеләнгән. Ул Яр буенда (плотина) каралганнар.

  Карар нигезендә сәнәгать мәйданнары, транспорт инфраструктурасы һәм энергетика комплексларыннан 500 метрдан да, торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, ферамалардан, халык күп йөри торган урыннардан, торак йортлардан 30 метрдан да ким ераклыкта пиротехника куллану тыела.

  Моны үтәмәгән физик затлар очен махсус көчәйтелгән режим вакытында штраф күләме - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр.

  Шунысы да мөһим - эш көннәрендә кичке сәгать 22:00 алып иртәнге 6:00 кадәр салютлар ату тыела. Ял көннәрендә кичке сәгать 22:00 алып иртәнге 9:00 кадәр тынлыкны саклау сорала.

 Фото:https://ru.freepik.com/free-vector/firework-animation-realistic-transparent-concept-with-celebration-symbols-illustration_21744672.htm#fromView=search&page=6&position=9&uuid=a73b6f2e-358c-4736-a79a-7cc3198aaf5c&new_detail=true

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев