Апаста хәрбиләргә коры душлар ясый башладылар
Районның “Алга” яшүсмерләр клубында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен коры шампуньнар, сабыннар, ягъни юыну өчен коры душ ясыйлар.
(5 апрель, “Апастово-информ”).
Көмеш волонтерлар әлеге эшкә кереште.
Бу юлы барлыгы 500 төргәк ясарга исәпләре.
" Коры шампуньне сөлге, тукыма кисәкләренә куябыз. Аны юешләп катырабыз һәм төргәклибез. Аннан куллану тәртипләре белән егетләргә җибәрәбез. Егетләргә битләрен, кулларын юар өчен әйбәт", - ди волонтерларның кураторы Айгөл Идиятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев