Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста янгын чыгуны кисәтүче җайланма һәр йортта булырга тиеш

Янгыннарны булдырмауның иң нәтиҗәле чараларының берсе – янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма (извещатель) кую. Ул аз гына төтен чыгуны да сизә һәм тавыш бирә башлый.

–Һәр янгын төтеннән башлана. Янып китү, ут кабуның башлангыч чорында төтен өскә күтәрелә һәм түшәм янында җыела, ә аннан соң аска төшә. Шуңа күрә янгын чыгу турында кисәтүче җайланманы урнаштыру нәтиҗәле. Хәтта каты йоклаган кешене уяту өчен бүлмәгә бер җайланма кую да җитә. Кечкенә баласы булган гаиләләр өчен тавышны азрак басып куеп та була. Автоном җайланманы кеше үзе җиңел генә урнаштырып куя ала, янгын сигнализациясе өчен махсус линияләр, өстәмә хезмәтләр таләп ителми. Ул “Крона” батареясы белән эшли, 10 елга якын хезмәт итәргә сәләтле, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе.
Тавыш бирү җайланмасының бәясе 250 сумнан башлана. Төренә карап 3 мең сумга кадәр бәяләнә. Бу – янгын китергән зыян, югалтулар белән чагыштырганда бик кечкенә сумма. Аны урнаштырып милекне генә түгел, якын кешеләрегезнең гомерен дә саклап калачаксыз.
–Тавыш бирү җайланмасы Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән төрле программалар нигезендә дә куелды. Районда күп балалы, аз керемле гаиләләргә, олы яшьтәге райондашларга, ялгыз яшәүчеләргә 1300дән артык җайланма извещательләр республика бюджеты исәбеннән урнаштырылды. Җайланмаларны һәр йортта булдыру бурычы тора. Тик сатып алганда алданмаска, тиешле документларын карап, ышанычлы кешеләрдән генә сатып алырга кирәк. Чөнки, шул ук җиһазны арзан бәядән сатып алып, бик кыйммәткә сатып китүчеләр дә очрый. Гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләрне алдалыйлар, – ди җитәкче.
Әлеге янгынга каршы җайланмаларны урнаштыру нәтиҗәсендә ут башлангыч чорында ук йөгәнләнеп, йортны, мал-мөлкәтне саклап кала алу очраклары да теркәлгән.
– Янгынга каршы тавыш бирү җайланмалары үз нәтиҗәсен бирә. Янгыннар санын киметүгә йогынтысы зур. Мисал өчен, Яшел Үзән районында яңа туган сабый йоклаган бүлмәдә электр җылыткычы кызып, төтен сизелү белән җайланма кычкыра башлый. Әти-әнисе тиз генә кереп, янгынга юл куймый. Вакытында күрү нәтиҗәсендә, яшь баланың гомере сакланып кала. Чүрибураш авылында да җайланма кычкыру нәтиҗәсендә йорт яныннан узып баручы күршеләре зур фаҗигаларны булдырмый калды. Газ миченә камыр ризыгы куеп, хуҗабикә өйдән чыгып киткәч кенә бәхетсезлек очрагы килеп чыга. Сизгерлек, уялык, саклык беркайчан комачауламый, – ди Илдар Вәлиев.
Ут-күздән сак булыгыз! Күңелсезлек очракларында 8-84376-2-35-77 (нинди телефоннан шалтыратсаң да, код җыярга кирәк), 21-2-32, 101, 01 телефоннарын җыегыз. Янгын чыгуны кисәтүче җайланмалар куюны да кичектермәгез!
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев