Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста янгынга каршы махсус режим башлана

Янгынга каршы махсус режим 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

(10 декабрь, “Апастово-информ“).


Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Карар нигезендә, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юллары искәрмә булып тора), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта куллану тыела.

Янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта штрафлар каралган. Административ штрафлар физик затларга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев