Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста яшь әниләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды

Якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан һәм “Дөнья гүзәллеге ана мәхәббәте белән” республикакүләм акциясе кысаларында ЗАГС бинасында зур бәйрәм чарасы үтте.

Чарада кабат әни һәм әти булу бәхетен татыган гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу кыйммәтле бүләккә районыбызның 6 яшь гаиләсе лаек булды. Шулай ук нәни сабыйларга яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр дә бирелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Пенсия фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина яшь әниләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юлладылар. Район мәдәният хезмәткәрләре алар хөрмәтенә матур җырларын, биюләрен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев