Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста яшәүче Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

“Минем бүгенге көндә беркем алдында да үткәннәр өчен кыенсынасым да, үкенәсем дә юк...“. 2010-Укытучылар елына багышланган республикакүләм бәйгедә катнашып, призлы урын яулаган хәзерге вакытта журналист булып җитешкән, Каратун мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәнзия Нуруллинаның конкурс эшеннән китерелгән бу өземтә ерак 1939 елның 13 августында Ябалак авылында туган хезмәт ветераны Илгизәр Хаҗи улы Гыйльфанов турында.

Аны районда белмәгән кеше бик сирәктер. 1960 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган яшь белгеч туып-үскән кече Ватанына хыянәт итмичә, хезмәт юлын Борнаш мәктәбендә математика укытучысы булып башлап җибәрә. Һәм авылга кичәге авыл егете күкрәгенә тәүге дәүләт бүләген тагып кайта. 1957-58 елларда республика югары уку йортлары студентларының жәйге хезмәт отряды составында Казахстан далаларында иген үстерүдә катнаша һәм “Чирәм җирләрне үзләштерүдә казанышлары өчен“ медале белән бүләкләнә. Ике елдан соң - армия хезмәте. Аннан, 1964-1977 елларда Урта Балтай, Олы Бакырчы авыл мәктәпләрендә физика укытучысы, мәктәп директоры. 1966 елда үзе кебек үк Апас балаларына белем бирүче мөгаллимә, күрше Буа районының Исәк авылы кызы Гөлнур белән парлы гомер юлыннан атлап китә, өч бала үстерәләр. Һәм 1977-2000 елларда, Апас районы мәгариф бүлегенең алыштыргысыз мөдире. Мөгаллимнәр мөгаллименең күпсанлы шәкертләре, кичәге укучыларыннан, балаларыннан, якыннарыннан, бүген Апас аксакалы-Татарстан һәм Россиянең атказанган укытучысы, районның Мактаулы гражданы Илгизәр Хаҗи улының 80 яшьлек юбилее уңаеннан күпсанлы котлаулар агыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев