Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста яшәүче Сәүдә апа Әхмәдуллина хөрмәтләнде

Мәдәният өлкәсе ветераны, бүгенге көндә дини тәрбия өләшүче, Апаста гомер итүче Сәүдә апа Әхмәдуллина Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медальләренә һәм район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

(26 июль, “Апастово-информ“).



“Сезгә район башлыгы исеменнән, гомер буе мәдәният өлкәсендә хезмәт иткәнегез өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бүгенге көндә дә дөнья мәшәкатьләренә бирешмичә дин әһеле, остабикә булып хезмәт итәсез. Күп кешегә остаз сез“, – диде район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева бүләкләрне тапшырганда.
Сәүдә апа бик күп кешене китап укырга өйрәткән, китапханәгә тарткан кеше. Бүген дә тик кенә тора алмый, һаман да дини белемен арттыра, өй тутырып гөлләр, урам тутырып чәчәкләр үстерә. Бар кешегә дә ихтирамлы, игътибарлы ул. Күңеле дә изге, уйлары да саф аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев