Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста җәйге лагерьлар әзерлеге тикшерелә

1 июньнән район мәктәпләрендә һәм шулай ук Дәвеш авылының “Свияга” ял үзәгендә лагерьлар эшли башлаячак.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге махсус комиссия лагерьларның әзерлеген тикшерү максатыннан Чирмешән, Бакырчы, Балтай, Морзалар мәктәпләре каршында һәм “Свияга” ял үзәгендә оешкан лагерьларда булып кайтты. 
Комиссия составына быел район ветераннар Советы вәкилләре дә кушылды. Өлкәннәр үзләренең фикерләрен җиткереп, кирәкле киңәшләрен дә бирделәр. 
Күзәтү, тикшерү нәтиҗәсеннән күренгәнчә, лагерьлар балаларны кабул итәргә әзер. Биредә барлык кирәк-яраклар булдырылган, тәрбия планнары расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев