Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста «Йолдызлык - Созвездие» фестиваленең гала-концерты узды

«Йолдызлык-Созвездие» ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале кабат яңа яшь талантлар ачты.

(12 март, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).

Зона турларында уңыш яулаган иң-иңнәр Каратун мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Фестиваль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның100 еллыгына һәм районыбыз оешуга 90 ел тулуга багышланды.

“Фестиваль Апаста һәрвакыт киң колачлы итеп үткәрелә. Балалар да елдан-ел күбрәк тартыла. Быел да яшь талантлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Матур чыгышлары белән сөендерделәр”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары Кызыл-Тау, Әлмәндәр, Каратун, Иске Йомралы җирлекләрендә узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев