Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста йорт хайваннарына котыруга каршы прививкалар ясау дәвам итә

Котыру авыруы – кеше өчен дә, хайваннар өчен дә куркыныч йогышлы чир. Әлеге авыруны булдырмау максатыннан, районның ветеринария хезмәткәрләре хуҗалыкларда асралучы эт һәм мәчеләргә вакцина ясау эшен дәвам итә.

(11 апрель, “Апастово-информ”). 


“Кешеләр өчен аеруча язгы-җәйге чорда төлкеләр, хуҗасыз этләр һәм мәчеләр куркыныч булып тора. Котыру авыруы белән зарарланган җәнлекләр тешләгәндә вирус аларның селәгәйләре белән зарарланган тире аша яки лайлалы тышча аша керә», - ди район ветеринария бүлегенең табиб-терапевты Айрат Ардаширов. 
 
Ел саен районның ветеринария хезмәткәрләре егерьлар белән кыргый ерткычларга күпләп җыелган урыннарга вакциналар тараталар, йорт хайваннарына котыруга каршы прививкалар ясыйлар. 
 “Этләр һәм мәчеләрнең хуҗалары да үткәрелгән чараларның мөһимлегенә җитди карасыннар иде. Бу - үзегезнең иминлегегез өчен кирәк. Без барлык хуҗалыкларга да йөреп чыгабыз. Вакцина ясыйбыз, белешмәлекләр таратабыз”, - ди Айрат Ардаширов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X