Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы” үтә

Республика күләмендә узучы атналык 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(22 сентябрь, “Апастово-информ”).


Ул җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга, юл һәлакәтләрен кисәтүгә багышлана. Бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары мәгариф оешмаларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып, укытучылар, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр белән юл йөрү, куркынычсызлык кагыйдәләре хакында әңгәмәләр үткәрәчәкләр.
“Атналык барышында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге, кисәтү чаралары хакында искәртелеп үтеләчәк. Балаларны яктылыкны кире кайтаручы элементлар кергән киемнәрдән, машинада махсус креслога утыртып йөртүгә зур игътибар биреләчәк, җәяүле балалар өчен куркыныч тудыручы территорияләр күз уңында булачак”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев