Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста юл хәвефсезлегенә ныклы игътибар бирелә

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чираттагы утырыш узды.

(2 март, “Апастово-информ“). 


Утырышның көн тәртибендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 5 җитди мәсьәлә каралды. 
 
Утырышта төрле өлкә җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлеге башлыклары юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә булган проблемалар хакында сөйләште, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чыгышлар тыңланылды. Нигездә сүз, 2020 елда юллардагы хәвефсезлек, мәгариф оешмаларында юл куркынычсызлыгын кисәтү, район үзәгендә кышкы юлларның торышы, 2021 елга комиссиянең планлаштырган эшләре турында барды. 
 
ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев хәвефсезлекне бергәләп тәэмин итәргә, балалар иминлеген кайгырту максатыннан олыларның да игътибарлы булулары кирәклегенә басым ясады. 
 
“2020 елда юл һәлакәтләре буенча үсеш күзәтелми. Шулай да бу игътибарлылыкны киметергә дигән сүз түгел. Көчәйтелгән режимда эшлик, бер-беребезне саклыйк“, – диде башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев