Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апастан алтынчы йөк юлга кузгалды

Районнан махсус хәрби операция зонасына чираттагы – алтынчы йөк китте.

(6 февраль, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге егетләр аны илтеп тапшырачак.
“Егетләр янына, гуманитар ярдәм итәргә юлга чыгабыз. Һәр егеткә шәхси җыелма тартмалар әзерләнде. Үзләре белән сөйләшеп кирәкле әйберләр тутырдык. Җылы киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлекләр алдык. Барлыгы 160 тартма ясадык. “Алга” яшүсмерләр үзәгендәге ярдәм җыю пунктына райондашлар тарафыннан китерелгән әйберләрне тутырдык. Халыктан җыелган һәм район башлыгы иганәчеләр белән сөйләшеп табылган акчалар сарыф ителде”, - диде юлга кузгалганда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев юл догалары укып озатып калды, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Егетләрне юлга озатуда районның хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев