Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апастан Гөлҗиһан әби Вәлиуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды

Гөлҗиһан әби яшьлегендә тормышның авырлыкларын күп күргән.

Төрле авыр хезмәтләр башкарган. Урман кисү, җир казу кебек хезмәтләр аны да читләтеп узмаган. Ул озак еллар район үзәк хастаханәсендә кассир булып эшләгән. Якыннары, туганнары аның хакында хөрмәт белән сөйли. Чиста, пөхтә, изге күңелле, ярдәмчел ул. 
Соңгы елларда Гөлҗиһан әби зур югалтулар, бала хәсрәтләре кичергән. Үзенең дә сәламәтлеге нык какшаган. Бүген ул Каратунда улы Ринат, килене Фәһимә тәрбиясендә, кайгырту тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев