Апастан Гөлсинур әби Сөнгатуллина туган көнендә сайлауда катнашты
Апаста гомер итүче Гөлсинур әби Сөнгатуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(8 сентябрь, “Апастово-информ”).
Гөлсинур әбинең туган көне сәяси вакыйга белән башланып китте. Ул балалары янәшәсендә район үзәк китапханәсендә урнашкан 881нче сайлау участогына барып тавыш бирде.
“Сөенеп бардым, бик күп кеше белән аралаштым, шатландым, дулкынландым. Үз тавышымны бирә алуыма шатмын”, - ди әби.
Гөлсинур әби бәхетле картлык кичерә. Балалары, оныклары хөрмәтен тоеп яши. Тормышыннан канәгать ул.
“Хәрби зоводта да эшләдем. Авылга кунакка гына кайткан җирдән кияүгә чыгып калдым. Иске Йомралыда яшәгәндә ашханәдә эшләдем, сыер саудым. Гел алдынгы булдым. Апаска килгәч, район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә эшләдем”, - дип искә ала әби үткәннәрен.
Гөлсинур әби Сөнгатуллина олы гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте. Апас шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина изге теләкләрен ирештереп, бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев