Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апастан киткән гуманитар ярдәм егетләргә барып җитте

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация махсус хәрби операция зонасына барып җитте.

(5 июль, “Апастово-информ”).
Биредә мобилизациядә булган егетләр белән очрашып, күчтәнәчләрне тапшырдылар. Хәрби егетләрнең хәлләрен белделәр, туган як сәламнәрен җиткерделәр.
Шулай ук Рубежное халкы соравы буенча төзелеш материаллары алып барылды.
“Барлык район халкына, оешмаларга, мәктәпләргә, мәчетләргә, авыл җирлекләренә, иганәчеләргә бердәм булышканнары өчен бик зур рәхмәт. Барлыгы 75 тартма җыелды. 4 квадрокоптер алынды. Гуманитар йөк составында “КамАЗ” өчен тәгәрмәчләр, су өчен савытлар, 8 тонна ОСБ-панельләр, шифер, рубероид һәм башкалар керә, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Район делегациясе якташыбыз, Багыш авылы егете, генерал-майор Рамил Ибәтуллин белән дә очрашты. Егетләргә ярдәм чаралары турында сүз булды.

“Махсус хәрби операция зонасында Татарстан вице-премьеры, Республика вәкиле Фәнил Әгълиуллин озатып йөрде. Аңа бик зур рәхмәт”, - ди әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасыннан хәбәрләр юллаучы җитәкчеләребез.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез үзләренең рәхмәтләрен видеоязмалар аша юллаган. Егетләр бик тиздән җиңү белән кайтырга вәгъдә биреп озатып калган. (Язмаларны шулай ук социаль челтәрләрдән күрә аласыз).

Изге эшләр белән ерак юлга чыккан делегациянең исән-сау кайтып җитүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев