Апастан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк
15 октябрьдә районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк.
Әлеге уңайдан, “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, райондашларыбызны кабат махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә чираттагы гуманитар ярдәм җыюда катнашырга чакырабыз.
Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Гуманитар ярдәм җыю пунктына килеп, шәхси ярдәм итүчеләр дә бар. Иң беренчеләрдән булып, Апаста яшәүче, 5 бала әнисе, изге күңелле райондашыбыз Зөһрә апа Гатауллина килде. Ул өс һәм аяк киемнәре алып килгән.
-Үземнең дә балаларым, оныкларым бар. Билгеле, алар язмышы өчен дә, бүген тынычлык сагына баскан батыр ир-егетләр өчен дә борчылам. Илгә-көнгә тынычлык теләп догалар кылам. Ярдәмем күп булмаса да, кемгәдер файдасы тиеп куя икән, мин бик шат, - диде Зөһрә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев