Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апастан махсус хәрби операция зонасына китәсе чираттагы гуманитар ярдәм әзер

Апас районы делегациясе махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтү өчен тиздән чираттагы юлга кузгалачак.

(1 июль, “Апастово-информ”).

Гуманитар йөк инде әзер. Барлык әйберләр дә төргәкләнеп, машиналарда урын алды.

“Чираттагы гуманитар ярдәмне илтергә җыенабыз. Рубежное халкы соравы буенча төзелеш материаллары, көнкүреш товарлары илтәбез. Үзебезнең хезмәт итүче егетләргә дә ярдәм алып барабыз. Барлык район халкына, оешмаларга, мәктәпләргә, мәчетләргә, авыл җирлекләренә, халыкка бердәм катнашканнары өчен бик зур рәхмәт. Егетләр белән күрешеп, әйберләрне тапшырып, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын”, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Хәерле юл сезгә, кыю һәм ярдәмчел ир-егетләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев