Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Арбаны кышыннан әзерләгәч яхшы

-Агрофирманың төп машина паркында техника ремонтлау өчен барлык шартлар да бар. Эш урыннарында чисталык, җылылык өчен җаваплы белгечләр беркетелгән.

Зур ремонтка бүлекчә машина-трактор паркларыннан китерелгән техника цехка кертелгәнче юу пункты аша үтә, - мөдир Нияз Закиров. Ул үзе кабинет кешесе түгел, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган урта буын җитәкче ел да уракта катнаша, комбайнчыларга каралган “кыр премиясен“ дә ел саен ала. Быел авыл хуҗалыгы алдынгылары район слетында да хөрмәтләнде ул. 
Цехларда авыл хуҗалыгы техникасы ремонты белән генә чикләнмиләр. Рамил Сафиуллин, мәсәлән, фермалар, ындыр табаклары, машина-трактор паркларында кулланылучы электр двигательләре “докторы“ буларак үз эшенең остасы булып санала. 
-“Иске яңаны саклар“ диләр. Төрле егәрлек- киловаттлы электр моторларын яңарту кайвакытта берничә көнгә сузыла. Үткәргечләрне чорнау зур төгәллек һәм пөхтәлек сорый торган эш. Вакыт отып, урынына куйгач та ике-өч көннән янып чыккан электр моторлары останың дәрәҗәсен төшерә. Хезмәткә түләүдән зарланмыйм, эш бүлмәм дә җайлы һәм җылы,-ди ул. 
Агрофирма басуларында бер йөздән артык чит ил авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Ватылып-чыгымчылап китсә, аның двигатель-тизлек тартмасы, электрон борт компьютерына механизаторны, башка чит-ятларны якын да җибәрмиләр. Бу бик җаваплы эшне осталар Фәнил Сафиуллин белән Илдар Хәйруллин башкара. 
Махсус белемле һәм әзерлекле Фәнил белән Илдар шулай ук һәр эш сезоны алдыннан аларга техник карау да үткәрәләр. 
-Кыйммәтле чит ил техникасының басуда ватылусыз һәм гарантияле эшләве аларга урнаштырылган агрегатлар, электрон приборларга вакытында техник карау, көйләү һәм сынап карауга турыдан-туры бәйле,- диләр осталар. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев