Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Автоинспекторлар бүләк таратты

“Юл хәрәкәте иминлеге“ дәүләт оешмасының Буа территориаль бүлеге җитәкчесе Анна Сергудаева белән баш белгеч Сиринә Мурзакова район ЮХИДИ инспекторлары белән бергә район үзәгендә “Бала-иң мөһим пассажир!“ акциясе үткәрде.

Әти-әниләргә баланы махсус креслода гына йөртү мөһимлеген аңлаттылар, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырдылар һәм машинадагы төп пассажир-балаларга махсус истәлекле бүләкләр бирделәр. Акция дәвам итә һәм аны оештыручылар һәр авылда булырга вәгъдә бирә. Балаларны машинада йөртү таләпләрен үтәмәүче шоферларга хәзерге штрафлар бик саллы-ул 3000 сум тәшкил итә. Юлларда сак булыгыз, райондашлар!

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев