Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының конференциясе узды

4 декабрьдә Апас Мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзлары район комитетының сигезенче отчет-сайлау конференциясе узды. Анда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзларының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.

АПК профсоюзлары район комитеты председателе Руслан Галиев үз чыгышында бу берлектә бүген 1206 әгъза саналуын хәбәр итте.

-Соңгы биш елда профсоюз аша 44 авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре төрле санатор-курортларда сәламәтлеген ныгытып кайтты. Юбилярлар, хезмәт ветераннары, төрле бәла-казага юлыгучыларга матди ярдәм күрсәтелде. Яшьләрнең төрле спорт ярышлары, республикакүләм чаралар, конкурсларда актив катнашуы һәм җиңүләрдә дә профсоюзның өлеше бар һәм ул саллы. Хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы таләпләренең катгый үтәлешенә ирешү өчен программалы нигездә оештыру чаралары үткәрелде. Хезмәт хакын вакытында түләү юнәлешендә уңай үзгәрешләргә ирешү-профсоюзларның төп бурычы булып санала,-диде ул үз чыгышында.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, “Свияга“ агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов, агрофирманың беренчел профсоюз комитеты рәисе Камил Ибраһимов, ревизия комиссиясе рәисе Илсур Хәсәнов һәм башкалар АПК профсоюзлары район комитетының соңгы 5 еллык эшчәнлегенә анализ ясадылар һәм бурычлар билгеләп, үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Конференция эшендә катнашкан АПК профсоюзлары республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина үз чыгышында Апас авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре район профсоюз комитеты эшчәнлеген югары бәяләде.

-Илнең азык-төлек куркынычсызлыгы авылның бүгенгесе һәм киләчәге белән турыдан-туры бәйле. Татарстан җитәкчелеге, Россия Президенты белән төрле дәрәҗәдә эшлекле очрашуларда бу мөһим мәсәлә җитди күтәрелә,-диде ул .үз чыгышында.

 АПК профсоюзлары беренчел һәм район комитеты эшчәнлеге, район икътисады үсешенә зур өлеш керткән бер төркем белгечләр, игенче-терлекчеләргә Татарстан профсоюзларының Мактау Грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, “Свияга“ агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов, “Табар“ хуҗалыгы җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин, АПК профсоюзлары район комитеты рәисе Руслан Галиев Россия авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзлары Үзәк Комитетының, Йомралы берләшмәсе идарәчесе Рөстәм Хәмидуллин Татарстан бәйсез профсоюзлар оешмасының Мактау Грамоталары белән бүләкләнде.

Конференциядә оештыру-сайлау мәсәләләре дә каралды. Киләсе 5 еллыкка аның рәисе булып бертавыштан кабат Руслан Рәшит улы Галиев сайланды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев