Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Балалар хәвефсезлеге беренче урында

Казан шәһәрендәге вакыйгадан соң районда гадәттән тыш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

(11 нче май, “Апастово-информ”).
Утырыш район башлыгы Равил Хисаметдинов рәислегендә бер минут тынлык белән башланып китте. 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 12 нче май кайгы һәм матәм көне дип игълан ителде. Шул уңайдан барлык оешма биналарында флагларны төшерергә кирәклеген искәртте район башлыгы.
Шулай ук мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, аграр көллиятнең керү-чыгу юлларын, видеокүзәтүнең төзеклеген тагын бер кат тикшереп чыгу бурычын куйды. Лагерьларның әзерлеге дә беренче планга куелды. Бәйрәм көнне мәчетләрдә дә саклык чаралары күрелергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклап узды район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X