Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Балалар хәвефсезлеген кайгырту кирәк: велосипед, электросамокатларда йөрү бик куркыныч

Районда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев рәислегендә барды.

(17 май, “Апастово-информ”).




Утырышта комиссия әгъзалары, җитәкчеләр, җаваплы затлар катнашты.

Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев үзенең чыгышында профилактик чараларга тукталды. 17 майдан “Игътибар, балалар!“ бөтенроссия акциясе башлана. Язгы-җәйге айларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтүне аеруча көчәйтергә кирәк.

– Урамда балаларның үзләрен ничек тотуларын, велосипед, электросамокатларда ничек йөрүләрен әти-әниләр дә күзәтсә бик әйбәт булыр иде. Җәйге каникулга таралганчы бу хакта балаларга да тагын бер аңлату мөһим. Кичен киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш, - диде ул.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина мәктәпләрдә юллардагы хәвефсезлекне тәэмин итү буенча башкарылган эшләргә тукталды. Хәзерге вакытта да мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары баруын, балалар иминлеген кайгырту көн кадагында булуын билгеләп үтте.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев шулай ук балалар йөртүче автобусларның төзеклегенә, куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә җитди карарга чакырды.
Агымдагы елның 5 аенда район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 7 кеше тән җәрәхәтләре алган, 1 кеше үлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елның 4 аенда 1086 административ хокук бозулар ачыкланган. Салмыш килеш транспорт белән идарә иткән 19 шоферга беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев