Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Балалар – тормышыбыз гөлләре

Балалар – тормышыбызның иң нәфис, иң самими җан ияләре.

Аларның мәрхәмәтле, итагатьле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Барыбыз бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә балаларыбызны төрле ялгыш адымнардан, хәвеф-хәтәрләрдән саклап калырбыз, алдагы көннәребезгә дә өметебез зур, киләчәгебез ышанычлы булыр. Аларга тормыш сукмакларында югалып калмаслык тәрбия, һөнәр бирик, вакытында файдалы эшкә, спортка, дөрес ял итәргә өйрәтик! 
Кадерле балалар! Балачакның кадерен белеп, бәхетле мизгелләрен кичереп, сәламәт һәм акыллы булып үсегез! Барыгызга саулык-сәламәтлек, якты киләчәк телим. 
Рәшид Заһидуллин, 
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев