Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Баланың сәләте хезмәт эшчәнлеге шартларында үсә

Апас урта мәктәбенең хезмәткә өйрәтү дәресләре укытучысы Флорида Мифтахова үзенең дәресләрендә баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәге турында гына түгел, ә хезмәт киләчәктә баланың үзенә нәрсә бирә алачагы турында да уйлап эш итә.

Флорида Фәсхетдиновна Башкортостанда сигез балалы гаиләдә җиденчесе булып дөньяга килә. Бераз вакыттан соң гаиләләре Көньяк Урал якларына китеп төпләнә. Әниләре бик тә тырыш һәм уңган ханым, дүрт кызны да пешерергә, бәйләргә, тегәргә өйрәтеп үстерә.

– Әниебез бик таләпчән, кирәк вакытта кырыс та иде. Кызым, син мөгаллим, минем горурлыгым  бул әле, дип киләчәккә юл күрсәтте, - ди ул әнисен искә алып. Шулай итеп мәктәп тәмамлагач кыз бала педучилищега укырга керә. Кулына диплом алган япь-яшь мөгаллимне Чиләбе өлкәсенең кечкенә генә Симбирка авылына аз комплектлы мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытырга җибәрәләр. Шулай итеп мөгаллимлек эшен башлап та җибәрә ул. Кая гына эшләсә дә үткенлеге, тырышлыгы, белемле булуы белән аерылып тора. Коллектив та, укучылар да хөрмәт итәләр яшь мөгаллимәне. Якутиягә кунакка барган җирдән Апас якларыннан эшләргә килгән татар егете Хәбир Мифтахов белән танышалар, аннан гаилә корып яши башлыйлар. Гаилә шатлыгы булып кыз балалары дөньяга килә. Унбер ел яшәгәннән соң Хәбир абыйның әнисе авырып китү сәбәпле, Апаска кайтып төпләнәләр. Флорида ханым Апас урта мәктәбенә лаборант булып урнаша. Ярты елдан соң хезмәткә өйрәтү укытучысы урынын тәкъдим итәләр.

– Баштарак әлеге эшкә куркып кына тотынган булсам да, хәзер бик тә яратып башкарам. Мин аны дәрес дип түгел, яраткан шөгылем итеп күрәм. Башлангыч сыйныфлар укытканда хезмәткә өйрәтү дәресе укытучыларына кызыга идем. Мин дә бит тегәргә, бәйләргә яратам дип әйтә идем. Бер елдан соң үзем дә нәкъ алар кебек хезмәт дәресе укыта башладым. Шулай ук рәсем сәнгате укытучыларының эшенә кызыга идем. Матурлыкны күреп кенә түгел аны үз кулларың белән тудыру үзе зур бәхет бит. Бер елдан соң рәсем сәнгате укыта башладым. Чын күңелдән хыялланырга гына кирәк, тормышка аша ул, - дип хатирәләр белән уртаклашты Флорида ханым.

Апас урта мәктәбенең хезмәткә өйрәтү бүлмәләре барлык таләпләргә туры килерлек итеп җиһазландырылган. Үзеңне нәкъ өйдәгечә хис итәсең биредә.

– Әлеге укыту бүлмәләре “Дәрестән соңгы мәктәп” проекты буенча 2013 нче елда җиһазландырылды. Хезмәткә өйрәтү дәресе, түгәрәкләр программасы буенча нәрсә кирәк булса, барысы да булдырылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәме белән тукымалар алдык. Флорида ханым үз эшенең чын остасы диясем килә. Үз дәресләрендә ул кыз балаларны үрнәк әни булырга һәм тормышта да югалып калмаслык итеп әзерли, – дип таныштырды мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Укыту бүлмәсенең тәрәзә төпләрендә чәчәк үсентеләре урын алган. Бишенче сыйныф укучылары белән мәктәп тирә-ягын матурлар өчен үстерәләр икән. Орлыкларын да үзләре көздән җыеп әзерләп куйганнар. Шулай ук тәмле итеп ашарга да пешерергә өйрәнә кызлар.

– Һәрбер дәресне техник куркынычсызлык кагыйдәләреннән башлыйбыз. Коймак, йомырка тәбәсе, төрле ашлар пешерергә, салатлар ясарга, кофе, какао, чәй әзерләргә өйрәнәбез. Өстәл серверын да яратып башкара кызлар. Дәрестә өйрәнгәннәрен өйдә әниләре, дәү әниләре янында эшләп ныгыталар. Шулай ук интернеттан төрле рецептлар табып килеп дәрестә бергәләп пешерәбез, җыелышып утырып чәй эчәбез. Бик күңелле уза безнең дәресләр, - ди Флорида ханым.

Без сөйләшеп утырган вакытта укучы кызлар тегү дәресенә җыелдылар. Кызлар бик матур итеп үз куллары белән теккән яулыкларын, алъяпкычларын бәйләп, тегү машиналарын урнаштырып та куйдылар. Алдагы дәресләрдә тегә башлаган тукымаларын алып бер-берсе белән киңәшеп, гапләшеп тә алдылар. Бүгенге көндә алар бала тудыру йортыннан бәби алып чыгу өчен комплект тегү белән мәшгуль. Хәтта кышкы һәм җәйге юрганнарын да үзләре сырып, тышларын бантиклап ясап куйганнар. Ул киемнәре берсеннән-берсе матур, исең китәрлек. Күргәзмә почмакларында нәрсә генә юк?! Кыз балалар теккән алъяпкычлар, урын –җир комплектлары, аяк-киеме капчыклары, аш бүлмәсе кирәк-яраклары, уенчыклар, төрле зурлыктагы чәчәкләр, санап та бетерелек түгел. Әле яңа гына калфаклар тегеп, аларны чигү эшенә керешкәннәр. Кызлар келтер-келтер теккән арада берничәсе белән сөйләшергә дә өлгердем.

– Хезмәт дәресен бик сагынып, көтеп алам. Дәрестә өйрәнгәннәр буенча өйдә коймак, аш пешерәм. Кечкенә энекәшемә баш киеме тегеп кайттым. Төрле бәйгеләрдә катнашам. Соңгы вакытта укытучыбыз Флорида Фәсхетдиновна белән мәктәп укучыларының фәнни эшләре Бөтенроссия “Юниор” бәйгесенә әзерләнәбез. Анда мин тегүче-дизайнер буларак катнашам. Киләчәктә дизайнер булырга телим. Дәрестә алган белемнәр, кул эшләре укуда да, тормышта да файдалы булыр дип уйлыйм, - ди Дарья Губарева. Ләйлә Гәрәева бирелеп китеп яшь балага кием тегә. Һәр эшен ихтибар белән, берничә кат үлчәгәч кенә машинада әйләндерә.

– Мин дәрес белән генә чикләнмим, түгәрәкләргә дә йөрим. Кул эшләрен интернеттан карап, өйрәнеп килеп укытучым белән уртаклашам. “Без татар кызлар” модасына да киемнәрне үзебез тектек, үзем киеп сәхнәгә дә чыктым. Үз кулларың белән эшләгәнне тамашачыга күрсәтү, җиңү яулау зур бәхет дип саным, - ди оста куллы Ләйлә.

Флорида Мифтахова һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Сафина җитәкчелегендә кыз балалар өчен заманча киемнәр тегеп “Без бергә” республикакүләм балалар фестивалендә катнашулары белән дә уртаклаштылар. “Без татар кызлары” дип исемләнгән мода күрсәтү буенча районда беренче урын алып, зонада чыгыш ясап кайтканнар. Агымдагы уку елында Флорида Фәсхетдиновна укучылары белән бик күп кенә район, республика, региональ олимпиада-бәйгеләрдә катнашып Диплом һәм Мактау грамоталарын ия булганнар. “Хыялым мәктәп яны” проекты “ЛУКОЙЛ” социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсы җиңүчесе булу гына да зур дәрәҗә. Укучылары Кира Цыбалова, Яна Тучина “Гадел яшәргә кирәк” республикакүләм иҗади бәйгенең район турында 2 һәм 3 урыннар яулыйлар. 7 нче сыйныф укучылары Энҗе Шәйхиева, Дарья Губарева, Динара Билаловалар “Рус халык уенчыклары” регионара конкурсында катнашып уңышка ирешәләр. Шулай ук районда узган “Хезмәт дәресләре”олимпиадасында 8нче сыйныфтан Регина Гыйбадуллина 2 нче урын, 7 нче сыйныфтан Дарья Губарева 1 нче урын яулый.

Чыннан да һәр бала нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Ә менә Флорида Мифтахова баланың сәләтен, талантын хезмәт эшчәнлеге шартларында үстерә алуы белән бәхетле. Кызларыбыз киләчәктә бар эштә дә уңган, тормышта үрнәк әниләр булсын  өчен Апас урта мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган.  

Гүзәл Хилавиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев