Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Баллы (медовый) торт

3 йомыркага 1 стакан (180 г) шикәр комы салып тугларга кирәк. Аерым кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй калагы сода салып яхшылап болгатасы.

Бал нинди булса да ак төскә керә. Ике массаны кушып болгаткач, 200 г акмай яки маргаринны эретеп өстисе. 3-3,5 стакан он кушып бик куе булмаган камыр барлыкка килергә тиеш.

Әйтергә кирәк: камыр сыек сыман тоелачак, әмма 20-30 минут суыткычта тоткач, кулга алып әвәләрлек хәлгә киләчәк. Барлыкка килгән массаны 8-9 өлешкә бүлеп пешерергә була. Камырын пешерәсе калайга 3-4 мм калынлыкта, хәтта үтә күренмәле итеп кул белән генә җәясе.

Тигез пешсен өчен чәнечке белән тишкәләп чыгасы. Йөзе килгәнче пешереп аласы. Камырыгыз суыткычта торсын. Коржиклар бераз суынгач, крем буяп, бизәп, суыткычка куегыз. 2-3 сәгатьтән әзер була .

Крем өчен: ярты литр куе сметанага ярты стакан шикәр комы салып яхшылап күпертәсе.

Баллырак яратучылар бер-ике катламга берәр төрле джем яки куе кайнатма сала ала. Тәмле булсын!

 

 

Чыганак: https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев