Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан

Район хәрби комиссариатына гаилә архивыннан фотолар, фронттан язылган солдат хатларын үзегез алып килсәгез, хезмәткәрләр аларны сканер аша күчереп алачак, оригиналлары исә үзегезгә кире кайтарып биреләчәк.

Россия Федерациясе Оборона министры карары буенча Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Мәскәү янында “Патриот“ хәрби-патриотик культура һәм ял паркында Россия Хәрби көчләре, илебез тарихында бик зур, әһәмиятле яңа объекты-Баш Храм төзелә. Бөек Ватан сугышында яуланган зур Җиңү-ул күпмилләтле СССР халыклары, милләтләрнең иң югары патриотлык, Ватаныңны ярату үрнәге. Үзенең масштаблары, батырлык, Ватан өчен үз-үзеңне аямау үрнәкләре, югалтулар, күпсанлы корбаннар һәм җимереклекләр безнең ил тарихында моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә булды. Хәтер-мәңгелек, без үткәннәребезне онытырга тиеш түгел! 
 Россия Кораллы Көчләренең Баш Храмы территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән батырларның бердәм базасына нигезләнеп, сугыш турында мозаикалы картиналар, “Хәтер Юлы“ галереясында махсус фототерминаллалар да булдырыла. Данлы үткәнебезне мәңгеләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, район хәрби комиссариатлары фронттта төшкән сугыш каһарманнары фотолары, окопларда, госпиталь, фронт линиясеннән гаиләләренә, туганнарына язылган солдат хатлары җыюны дәвам итә. Бу ядкарләр барысы да Баш Храмга керү юлындагы фототерминалга, “Хәтер юлы“ галереясына урнаштырылачак. Бүгенгә республикада Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның гаиләләреннән 24 мең 520 фотография җыелды. Безнең районда да бу изге, кирәкле эш дәвам итә. Район хәрби комиссариатына гаилә архивыннан фотолар, фронтттан язылган солдат хатларын үзегез алып килсәгез, хезмәткәрләр аларны сканер аша күчереп алачак, оригиналлары исә үзегезгә кире кайтарып биреләчәк. 
Актив граҗданлык позициясендә булуыбыз, батырларны, данлы тарихыбызны онытмауны һәркем үз үрнәге белән раслар дигән теләктә калабыз. 
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-43-09. (12+) 
Илшат Паймурзин, район хәрби комиссары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев