Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Бер абынгач, кабат хаталану гафу ителми

Без капчыкта ятмаган кебек, кырын эшне дә яшереп калып булмый.

Чит малга кызыгып, ялгыш адым ясаган ике райондашыбыз да суд каршына басты. 
Ике ир-ат чит хуҗалыкка барып, рельсны беркетә торган тимерләр урлый. Беренче көнне 390 килограмм тимерне төяп китсәләр, икенче көнне тагын 390 килограмм алар кулына күчә, өченче көнне кабат 170 килограммга кул сузалар. Нәтиҗәдә, шактый зур күләмдә зыян салалар. 
Яшерен гамәл төнлә эшләсәң дә, яктыга чыга, диләр. Ирләрнең дә кырын эше тиз сизелә. Аларның суд каршында гаепләрен танудан башка чаралары калмый. Гаеплеләрнең үкенүләрен, кечкенә балалары барлыгын исәпкә алып, суд төзәлү өчен вакыт бирде. Ләкин хөкем ителүчеләр төзәлү эшләренә тартылырга, шартлы рәвештә җәзаларны үтәтү бүлегенә барып йөрергә теләми. Аларга әлеге гамәлләре өчен кисәтүләр ясалды, төзәлер өчен өстәмә вакыт бирелде. Бу очракта да аңлатуларга колак салмасалар, 2 тапкыр кисәтү ясалганнан соң, ир-егетләрнең билгеләнгән вакытка ирекләре чикләнәчәк. 
Суд карарын төгәл үтәү мөһим. Бер абынгач, кабат хаталану гафу ителми. 
 

Миләүшә Гомәрова, судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев