Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Бер көндә ике шофер правасыз калды

Бер көндә ике шоферның юлы уңышсыз тәмамланды. Алар икесе дә бер үк хатаны кабатлады.

Юл сакчылары юл иминлеген даими күзәтүдә тота. Шоферларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәве таләп ителә. Алар бер көндә ике салмыш шоферны очрата. 
“Гранта“ машинасында җилдерүче райондашыбыз Каратун юлында очрый. Төш вакытында үк “чиертеп“ куярга, мөгаен, бик җитди сәбәбе булгандыр. Тик, исерткеч эчемлекләр куллангач, руль артына утырырга ярамавын гына онытып җибәргән. Икенче шофер – күрше районнан. Ул “Дэу Нексия“ машинасы белән идарә иткәндә Дәүләки юлында очрый. 
Ике шоферга да 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга правасыз калу җәзасы яный. 
Юлларда сак булыгыз! Өегезгә исән-имин кайтып җитегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев