Берәүгә җылы, икенчесенә салкын кирәк: ни өчен җылылыкны кабат җибәрмиләр?
«Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов әнә шулай ди. Үзләренә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге сораулар белән килүчеләрне күздә тота ул. Дөрестән дә, өйдә эссе булса, җылыны сүндерүләрен, урамда салкын торса, кабызуларын сорыйбыз. Баксаң, теләк белән генә ерак китеп булмый. Ярый ла фатирың яки йортың шәхси казан белән җылытылса. Әгәр җылы үзәкләштерелгән система буенча килсә, өстеңә калынрак киенергә дә кайнар чәйне күбрәк эчәргә генә кала.
– Без ел дәвамында халыкның зарларын тыңлыйбыз. Бүгеннән июнь ахырына кадәр, 2021–2022 елда җылыту сезоныннан канәгатьме-юкмы икәнен белер өчен, халык арасында сораштыру уздырабыз, – ди ул. – Кызганыч, бер сүндергәч, җылыны кире кушу – катлаулы эш. Җылыны кайчан кушарга, кайчан туктатырга икәнен җирле үзидарәләр хәл итә. Инде әйткәнемчә, халыкка ярап булмый. Кемгәдер эссе, кемгәдер салкын кирәк. Соңгы өч ел эчендә безгә килгән мөрәҗәгатьләрнең 30 процентын җылы бирүгә бәйле сораулар, 50 процентын подъездда ремонт эшләренең вакытында булмавы турындагы зарлар, 20 проценты тирә-якны тәртиптә тоту проблемалары, милекчеләр белән җыелышлар булмау тәшкил итә.
Дмитрий Романов сүзләренчә, алар халыктан йорттагы гомуми исәпләгечләрнең, җылы килүче торбаларның сыйфаты, температураның нормативларга туры килү-килмәве, һава торышын көйләүче төймәләрнең бармы-юкмы икәнен дә сорашачак.
– Без үзәктә күп кенә кешеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле сорауларына җавап кына табып калмыйбыз, аларның белемнәрен дә арттырабыз. Махсус укытабыз. Күпләр инде хәзер идарәче оешманың дөрес эшлиме-юкмы икәнен чамалый башлады, – ди Дмитрий Романов. – Быел җылылык проблемасы бик актуаль булды. Шунысын да онытмагыз: йорт почмагындагы фатирларда температура – 20, калганнарда 18 градус җылы булырга тиеш. Әгәр нормадан ким икән, әлбәттә, бу хакта идарәче оешмага әйтүегез кирәк. Безгә килүчеләр арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли алмаучылар да җитәрлек. Бүген республика халыкының 9 млрд сум әҗәте бар. Ни өчен шулкадәр күп бурыч җыела соң? Безгә килүчеләр арасында авыр хәлдә калган гаиләләр күп. Эшсез калучылар, күпбалалы гаиләләр дә бар. Шуңа да без мондый кешеләр белән суд приставлары түгел, идарәче оешма вәкилләре эшләргә тиеш дип саныйбыз.
Дмитрий Романов, кешеләр үз хокукын белеп бетерми, дигән фикердә. Баксаң, подъездлардагы ремонт 3–5 ел эчендә үткәрелергә тиеш икән. Әмма аны кайбер идарәче оешмалар капиталь төзекләндерү белән бергә үткәрә. Кайчан 15 елга бер эшкә тотынучылар да бар. Дмитрий Романов, болай эшләү дөрес түгел, ди.
– Халык идарәче оешмага күрсәткән хезмәте өчен акчасын түли икән, сыйфат беренче урында булырга тиеш. Без уздырган сораштыру подъездлар, йорт эчендәге почта әрҗәләре, домофоннар торышының чынбарлыгын ачып бирәчәк. Безнең хезмәткәрләр бу урынга килеп, аларны үз күзләре белән күрергә җыеналар. Аннары инде йорттагы проблемаларны дәүләт органнарына җиткерәчәкләр. Сораштыруда катнашу өчен безнең үзәкнең сайтына керергә кирәк, – ди ул.
Күп әйбер идарәче оешмадан тора дигән фикердә Дмитрий Романов. Әмма тагын өстәп тә әйтеп куя: кайдадыр бер милекчеләр ширкәте белән идарә итә алмаучы җитәкче булса, кемдер берничә оешма белән аңлашып эшли ди.
– Барыннан бигрәк уртак тел табу кирәк. «Безнең ишегалды» программасы буенча эш башлаганда да уртак фикергә килә алмаучылар була. Күршеләрне дуслаштыру уебыз да бар әле безнең. 3 июнь көнне «Халыкара күршеләр көне»н билгеләп үтәргә җыенабыз. Мондый чара аларны берләштерер дип уйлыйбыз, – ди ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/82940/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев